Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлеге белгечләре һәр айны кибет киштәләреннән куллану срогы чыккан товарларны алалар. 2015 елның октябреннән декабрьгә кадәр районның кулланучылар хокукларын яклау хезмәте белгечләре контроль тикшерүләр вакытында сәүдә нокталарыннан, тулаем 15 мең сумлык бәягә, срогы чыккан товарларны ачыклаганнар. Гаепле кибет хуҗаларына хәзер штрафлар яный.
Сатучылар яраклылык срогын күзәтеп өлгерә алмыйбыз, дип акланган булалар. Тик моны махсус эшләүчеләр дә бар, ә зыян күрүчеләр - һаман шул халык. Сыйфатсыз товарлар сатып алучылар гаризалары буенча еш ачыклана. Январь аенда гына да якташларыбыз игътибарлылыгы белән 4 мең 300 сумлык срогы чыккан кондитер, сөт һәм ит ризыклары сатудан алынган.
Сыйфатсыз ризыклар райондашларыбыз өстәленә эләкмәсен өчен, кулланучылар хокукларын яклау белгечләре кибетчеләргә законнарны сәүдә нокталарында ук аңлаталар.