Гадел Вафин: "2016 елны онкологик чирләр белән көрәшүгә багышлыйбыз!"

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин ТР Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.  Ул гомуми үлем белән бергә онкологик чирләр белән үлүчеләр саны да 8 процентка артуы турында әйтте.  Шуның өчен 2016 ел онкологик чирләр белән көрәшүгә багышлана. "Безнең бурыч - Татарстанның һәр йортына керү", - диде Гадел Вафин.

Министр ышана - үлемнең артуы сәламәтлек саклау проблемасы гына түгел.

"Әгәр 2014 елда республикада һәр 45нче кеше чирле дисәк, 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә - һәр 43нче кеше. Татарстанда ел саен 16000нән артык  яман сыйфатлы чир ачыклана. Шуларның 52 проценты - хатын-кызлар, 48 проценты - ир-атлар. Без яман шешнең хөкем түгел, ә диагноз булуын күрсәтәсебез килә," - дип ассызыклады министр.

Үзенең чыгышында Гадел Вафин яман шешне кисәтүнең 10 кагыйдәсен дә аерып күрсәтте.

Брифингта чыгыш ясаучылар республикадага онкологик больницалар һәм алардагы шартлар турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International