Шешминкада Димитрий Солунский изге храмын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Авыл халкы, быел храмга тагын ике купол куелыр, дип өметләнә.
Храмны торгызуга акча җыю берничә ел элек үк башланды. Тирә-як авыл халкы да булдыра алган кадәр өлеш кертте. Приход активисты Екатерина Зубова ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Россия Герое Александр Супонинский иң актив иганәчеләрнең берсе. Төзекләндерү эшләре инде берничә ел дәвам итә.
Гыйбадәт кылу әлегә гыйбадәт йортында үтә, бирегә Иске Элмәле авылыннан рухание еш килә. Приход кешеләре храмнарын ярата һәм аны төзекләндерүгә җаннарын бирәләр.