20 февраль көнне, 10 сәгатьтә, Чирмешән мәчетендә "Иң моңлы азан" исемле азан әйтүчеләр район конкурсы оештырыла. Мондый конкурс районда икенче тапкыр үткәрелә. Конкурста төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала. Элемтә өчен телефоннар: 2-25-53; 8-951-893-56-74.
2014 елның сентябрендә, районда беренче тапкыр, Чирмешән мәчетендә азан әйтү конкурсы булган иде. Чарага 80ләп мөселман килде, барлык авыл җирлекләреннән диярлек, 54 ир-егет конкурста катнашты. Иң матур азан әйтү осталыгын малайлар гына түгел, олы ир-атлар да күрсәтә алды. Имам-хатыйб Хәбир хәзрәт Ханов азан арасында азанның килеп чыгу тарихы турында вәгазь сөйләде. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр бирелде, башка катнашучылар да бүләксез калмады.
Бу конкурс күпчелек мөселманнарга ошаганга аны кабат оештырырга булганнар.