2015 елның 30 декабрендә "Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 13.19 статьясына үзгәрешләр кертү турында" 442 санлы федераль закон көченә керде.
Документта беренчел статистика мәгъдүматы бирмәгәнгә җаваплылык арту турында сүз бара.
Статистика буенча мәгълүматны тиешенчә яки вакытында тапшырмаган вазифаи затка - 10 меңнән 20 меңгә кадәр, юридик затка - 20 меңнән 70 мең сумга кадәр административ штраф салына.
Кабат хокук бозган вазифаи затка - 30 меңнән50 меңгә кадәр, юридик затка - 100 меңнән 150 мең сумга кадәр административ штраф салына.