Күчемсез милек буенча килешү нотариуста расланырга тиеш

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

29 декабрьдә "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 391 номерлы  Федераль закон кабул ителде, аерым положениеләр шулай ук 29 декабрьдә гамәлгә керде. Бу үзгәрешләр аерым төр күчемсез милек килешүләре, кичектергесез,  нотариаль расланган булуы турында сөйли.

Яңа закон нигезендә, Россия Федерациясе Гаилә кодексына да үзгәрешләр кертелде.

Әгәр, ир яки хатын нотариаль формада күчемсез милек белән бәйле килешү төзи икән, икенче гаилә әгъзасының килешүгә нотариаль рөхсәтен алырга тиеш.

Гаилә таркалган очракта, ир белән хатынның бергә тапкан малын бүлү дә нотариаль расланган булырга тиеш.

Тулырак официаль Интернет  чыганаклардан танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International