29 январьда Болгар шәһәрендә, ел саен үтүче, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасының зона этабында мәктәп директорлары командасы җиңүче булган. Алар, 5-6 февральдә Балык Бистәсендә, финал уеннарында чыгыш ясаячак. Команда составында Миронов А.В. (Күтәмә мәктәбе), Гыйнванов Р.Г. (Бәркәтә мәктәбе), Апалаев Ю.А. (Ивашкино мәктәбе), Зубов Н.А. (Шешминка мәктәбе), Мусин Ә.М. ( Түбән Кәминкә мәктәбе) Тимирясов А.А. (Ульяновка мәктәбе), Фәттахов Р.Р. (Утыз Имән мәктәбе) район данын яклады. Җиде район арасында көндәшләрен җиңгәннәр.
Финалда уңышлар телибез!
ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге.