Түбәләрдәге карны чистартабыз

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елда яуган карлар  бина түбәләренә зур басым ясый. Карның авырлыгы түбәләргә куркыныч тудыра, хәтта ул ишелергә дә мөмкин. Түбәдән шуып төшкән кар да кешеләр тормышына куркыныч тудыра.

Төзекләндерү кагыйдәләре буенча, Чирмешән авыл җирлеге территориясендә, кыш айларында түбәләрне кардан, боз сөңгеләреннән чистарту бина хуҗаларына,  торак милекчеләре ширкәтенә йөкләнә. Бина хуҗалары түбәндәге куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итәргә тиешләр:  тротуарларны тотып алырга, биектә эшләүчеләрне саклану чаралары белән тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International