4 февраль - яман шешкә каршы Бөтендөнья көрәш көне

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Һәр елны 4 февральдә, ракка каршы Бөтендөнья көрәш көнендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм ракны өйрәнү Халыкара агентлыгы, бу чирне җиңеләйтү чаралары турында мәгълүмат таратуда  ракка каршы Халыкара союзга ярдәм итәләр.

Рак  ул -  организмның теләсә кайсы өлешен зарарлый алучы чир. Яман шешне характерлаучы билгеләрнең берсе - аномаль күзәнәкләрнең тиз барлыкка килүе һәм зур үсүе.

Бу чирнең 40 процентын кисәтергә була. Чирне иртә срокларда ачыклаган очракта һәм тиешле дәва алганда дәвлауга өмет зуррак.

2016-2018 елларда ракка каршы Бөтендөнья көрәш көне "Без булдырабыз. Мин булдырам." лозунгы астында үтә. Бу көнне ракның авырлыгын җиңеләтү  буенча күмәк яки аерым чаралар тәкъдим ителә.

Төп фактлар:

-Дөньяда  үлемнең төп сәбәбе - рак, 2012 елда 8,2 миллион кеше яман шеш авыруыннан үлгән.

-Күпчелек үпкә, аш казаны, бавыр, калын эчәк һәм сөт бизләре рагыннан үлә.

-Яман шешнең еш очрый торган төрләре ир-атлар һәм хатын-кызларда аерыла.

-Тәмәке тарту ракның үсешенә китерүче төп фактор булып тора.

-2008 елда рактан үлүчеләрнең 70 проценты түбән һәм уртача керем алучы илләрдә күзәтелгән.

-Күзәтүләрдән күренгәнчә, 2030 елда яман шеш авыруыннан үлүчеләр саны артуы фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International