Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Хезмәкә минималь түләү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертелү турында хәбәр итә. Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә минималь түләүнең күләме айга - 6204 сум.
...Килешүдә каралганча, Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы 7309 сумнан да ким булмаска тиеш.
Эш бирүче хезмәт законын бозган очракта, РФ кодексының административ хокук бозулар турындагы 5.27 матдәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартыла.
Минималь хезмәт хакыннан азрак түләү алган очракта, зыян күрүче үзеңнең хезмәт хокукларын яклау максатында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы.