Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы ведомствосындагы оешмаларның хезмәт коллективлары җыелышы

2016 елның 5 феврале, җомга

2016 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы ведомствосындагы оешмаларның хезмәт коллективларының гомуми җыелышы булды. Утырышта район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина катнашты. Социаль яклау бүлеге начальнигы Р.С.Әхмәдуллина, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ф.К.Дивитаева,  "Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директор урынбасары И.Л.Жигалова, Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты баш бухгалтеры А.М.Гыйниятулловалар эшләнгән эшләре турында чыгыш ясадылар.   Очрашу барышында 2015 елда эшләнгән эшләргә анализ ясалды, 2016 елда эшләнәсе эшләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International