Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжы укытучылары фортепиано, вокал, халык уен кораллары, тынлы һәм электр музыка кораллары буенча мастер-класс күрсәтте. Мондый хезмәттәшлек матур традициягә әйләнде. Бу сәнгать мәктәбе укытучыларының һөнәри осталыгын күтәрүдә, шулай ук укучыларны музыка колледжына укырга керергә әзерләүдә файдалы.