Иске Үтәмеш авылында гомер итүче Мөгаззәмә Ахунҗан кызы Харисова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мөгаззәмә Ахунҗан кызы ачлык елны дөньяга килә. Әнисе аны исән килеш саклап калу өчен бөтен көчен куя.
Мөгаззәмә әби үзеннән күпкә олы дин әхеленә тормышка чыга һәм Әлмәт районы Елховой авылында гомер итә. Озакламый ире үлә һәм ул Лашман авылына кайта.
-Лашманга кайтканда мин 4 класста укый идем, - ди юбилярның кызы Нәфисә. - Әни бөтен тормышын колхоз эшенә багышлады. Ә хәзер сәламәтлеге белән мактана алмый, аяклар йөрми, ә менә күзләре яхшы күрә, газеталар укый.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина Мөгаззәмә Харисовага РФ Президенты В.В.Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавын җиткерделәр.
Ачылыгын, сугыш еллары һәм аннан соңгы авырлыкларны үз җилкәсендә татыган Мөгаззәмә әби бүген кызы гаиләсендә гомер кичерә, сүз арасанда шаяртып та ала. Чирмешән һәм Лашман авылы халкына сәламнарын да юллап калды.
ЧМР пресс-хезмәте