Чирмешән районы үзәк больницасында ачык ишекләр көне

2016 елның 6 феврале, шимбә

Бу чарада халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш врач урынбасары Рафис Гафуров, медицина ярдәме буенча баш врач урынбасары Марсель Кидрячев, поликлиника мөдире Юлия Варкичева, КДМУның 6 курсс студенты һәм  медицина уку йортларына укырга керегә теләүче 9-11 класс укучылары катнашты.

Очрашуга килгән студент КДМУ турында презинтация күрсәтте, кунакларга бу уку йортына керү, белем алуның үзенчәлекләре турында сөйләде.  Укучылар бу очрашуда үзләре өчен кызыклы күп мәгълүмат алдылар, хәзер инде үзләре хәл итә, бу һөнәрне сайларгамы, юкмы.

Рафис Гафуров яшь белгечләргә нинди өстенлекләр бирелүе турында сөйләде һәм яхшы врач булу өчен тырышып укырга һәм белемеңне  практикада кулланырга кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International