Арне, Фредерико һәм Нико Чирмешәнгә Германиядән килгән. Аларның бу сәяхәте "Мост дркжбы" проекты кысаларында оештырылган. Безгә килүләренең төп максаты - районның тарихы һәм мәдәнияты белән танышу, волонтерлар сыйфатында ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышу, авыру балалар белән мастер-класслар үткәрү.
Германия кунаклары районда биш көн булганнар. Алар боз сарае кунакханәсендә яшәгәннәр, тимераякта шуганнар, мемориаль үзәктә һәм тауган як тарихы музеенда экспонатлар белән танышканнар, мәктәп укучылары белән очрашканнар, "түгәрәк өстәл" үткәргәннәр.
Кунаклар Лашман авылында да булганнар. Алар мәктәп укучылары белән очрашканнар, халык җыенында, хәтта җыр да җырлаганнар. Балалар кунаклар белән кызыклы әңгәмә корган. Кунакларның иң яше - Арне иптәшләренә караганда рус телендә яхшы сөйләшә, татарча сүзләрне дә тиз отып ала.
Волонтерлер өлкәннәргә дә булышканнар - юлларны кардан чистартканнар, хуҗалык эшләрендә булышканнар.