Атналык киңәшмә

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Бүген, 8 февральдә район  башкарма комитеты җитәкчесе Әкъдәс Шакиров оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте. Күп еллар районда  җаваплы урыннарда эшләгән хезмәт ветераны Габдерәхим Нурхаммәт улы Хәйретдинов районның социаль-иктисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, күпеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Киңәшмәдә катнашучыларны  райондагы оператив хәл белән, спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым җыю,  торак  коммуналь хуҗалыгына булган бурычлар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International