6 февральдә, Балык Бистәсе районында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасының финалы үтте. 45 районнан килән 1500гә якын катнашучы чаңгы эстафетасында, тимераякта, өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, турникта тартылу, аркан тарту буенча көч сынаштылар.
Спартакиадада командаларны ике группага бүлделәр: А -3500дән азрак укучысы булган районнар, Б - 3500дән күбрәк укучылары булган районнар. Уен йомгаклары буенча Актаныш һәм Мамадыш районнары беренче булды. Икенче урында Балык Бистәсе һәм Кукмара районнары мәгариф хезмәткәрләре. Чирмешәнлеләр һәм сабалылар бронза призына ия булдылар.