3 февральдә Нурлат аграр техникумында "Ленинград блокадасы" исемле класс сәгатьләре үткәрелгән.
Блокада 871 көн дәвам итә. Бу бөтен кешелек тарихында иң озакка сузылган куркыныч чолганыш. Еллар үткәч, күп кенә тарихчылар бу коточкыч вакыйганы булдырмый калу мөмкин булмаганмы, дигән сорауны бирәләр. Күрәмсен, мөмкин булмаган! Класс сәгатендә шул һәм тагын бик күп сораулар күтәрелде.