Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Туган як җәүһәрләре" район сморт-конкурс кысаларында Лашман (Лашман, Әмир мәдәният йортлары), Утыз Имән, Мордва Афонькәсе (Мордва Афонькәсе мәдәният йорты һәм Лагерка клубы) авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады. Бу атнада Ивашкино, Күтәмә, Шешминка һәм Югары Кармалка авыл җирлекләре үзешчәннәренең отчет концертларын күрергә мөмкин булачак.