Чирмешән муниципаль районы мәдәният бүлегенең коллегиясе

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

5 февральдә, район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең йомгаклау утырышы булды. Коллегиягә район мәдәният оешмалары директорлары һәм белгечләре чакырулы иде. Коллегия эшендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина катнашты.  2015 елда мәдәният тармагында башкарылган эшләр һәм 2016 елга бурычлар хакындагы доклад белән район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов чыгыш ясады. Утырышта шулай ук мемориаль үзәк директоры В.Захарова,  район мәдәният йортының кино программалар төзү буенча методист Т.Овсянникова,  үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире М.Игнатьева, балалар сәнгать мәктәбенең директор урынбасары Н.Иляева, ИскеСережкино клубы мөдире Г.Корнилова, Иске Кади авылы китапханәчесе Р.Гыйрфановалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International