ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, елга ике тапкыр җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча мәдәният хезмәткәрләре спартакиадасы үткәрә. Балык Бистәсендә, 5-6 февраль көннәрендә, спартакиаданың финалында республиканың 45 районы мәгариф хезмәткәрләре көч сынашты. Бу спартакиадада безнең район мәгариф оешмалары хезмәткәрләре дә катнашты һәм авыл районнары арасында дәрәҗәле өченче урынны алдылар. 11 спорт төре буенча (VIP-йөгерү, чаңгы эстафетасы, күңелле стартлар, өстәл теннесы, турникта тартылу, идәннән күтәрелү, дартс, шахмат, фолейбол, аркан тарту, шорт-трек) көч сынаштылар. Чаңгы эстафетасында безнең спортчылар - П.Захаров, Д.Зубов, М.Колесникова, Ю.Тимирясовалар беренче булды, волейбол буенча дүртенче урында. Спартакиадада катнашучыларга зур рәхмәт белдерәсе килә. МОЛОДЦЫ!!!