«IT-чемпион-2015» республика конкурсының җиңүчесе безнең районнан.
«IT-чемпион-2015» республика конкурсының I һәм II этаплары җиңүчеләре.
I этапта безнең районнан җиңүчеләр: Чирмешән лицееның 1 класс укучысы Р.Җамалтдинов (2137 балл), беренче Чирмешән мәктәбеннән 8 класс укучысы А.Петрякова (778 балл), Ивашкино мәктәбенең 4 класс укучысы А.Андреева (309 балл).
II этап җиңүчеләре: беренче Чирмешән мәктәбенең 3 класс укучысы Б.Нәфыйков (3159 балл), шул ук мәктәпнең 1 класс укучысы Д.Петрякова (3024 балл), Иске Кади мәктәбенең 2 класс укучысы А.Кәлимуллина (2031 балл).
Иске Кади урта мәктәбе иң актив мәктәпләр арасында.
Бу конкурс өч ел дәвам итә, шул вакытта 420 мең укучы катнашкан. Конкурс барышында 1086 укучы ИТ-чемпион булган. "Иң актив мәктәп" номинациясендә республиканың 96 % мәктәбе катнашкан.