Бу атна якшәмбесендә, 14 февраль көнне райондашларыбыз “Татарстан чаңгы юлы - 2016” бәйгесенә кушылачак.
Чаңгы юлларын “Сабантуй” стадионында салалар. Яшь төркемнәренә карап, дистанцияләр 1 километрдан 5 километрга чаклы озынлыкта була. Җитәкчеләр арасында ир-атлар - 5, хатын-кызлар 3 километр ара узарга тиеш. Әти-әниләр исә, 12 яшькә кадәрге балалары белән, гаилә эстафетасында йөгерәчәк.
Ярышлар 10.00. сәгатьтә старт ала. Катнашучыларны сәгать 8дә терки башлыйлар.