9 февральдә, район үзәк больницасы врачлары беренче Чирмешән мәктәбе укучылары алдында гриппны кисәтү хакында чыгыш ясаганнар.
Лекцияне 96 укучы тыңлаган. Лекциядән соң "Гриппны һәм кискен тын юллары авыруларын кисәтү", "Витаминнарның файдасы", "Күзеңне яшьтән сакла" кебек темаларга видеороликлар күрсәткәннәр. Мондый очрашуларны башка мәктәпләрдә дә үткәрергә планлаштыралар.