Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин гражданнарны кабул итә

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Һәр атнаның сишәмбесендә Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә 2-58-59; 2-59-00 номерлары буенча язылырга мөмкин.

Бүген, 9 февральдә район башлыгына 5 кеше килгән.  Фердинат Дәүләтшинга торак шартларын яхшырту, торак төзү өчен җир участогы бүлеп бирү, Украина качакларына матди ярдәм күрсәтү кебек сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International