"Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт." темасына Парламант дәресе -2016 районның барлык мәктәпләрендә дә үтәчәк

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Һәр елны Татарстан Республикасының барлык мәктәпләрендә дә Дәүләт Советы депутатлары, үзидарә органнары вәкилләре катнашында "Парламент дәресләре" үткәрелә. Бу дәрестә укучыларга дәүләт властеның төзелү принцебы,сайлаулар үткәрү һәм башкалар турында сөйлиләр. Дәреснең төп темалары: "Гражданин һәм сайлаулар", "Россиядә парламентаризмның үсеше", "Мин - бала! Мин  - гражданин!", "Кешенең һәм гражданинның Конституция тарафыннан бирелгән хокуклары һәм бурычлары", "Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт символлары", "Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел". Парламант дәресләре үткәрү укучыларның сәяси культурасын үстерүгә, җәмгыятьнең социаль-сәяси тормышында гражданинның ролен аңларга ярдәм итә.

Иртәгә, 10 февральдә районның барлык мәктәпләрендә дә, "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт." темасына Парламант дәресе -2016 үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International