Парламент дәресе "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт"

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

10 февральдә беренче Чирмешән мәктәбендә "Гражданин.  Җәмгыять. Дәүләт" темасына парламент дәресе үтте. Бу дәрескә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Х.Хәкимов һәм район башкарма комитетының идарәчесе И.Шәйдуллин чакырылды.

Әңгәмә формасында үткән бу чарада 8-11 класс  укучылары катнашты. Тарих укытучысы Айгөл Ганиева укучыларны парламентаризмның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аның эшчәнлеге, закон кабул итү механизмы һәм җәмгыятьтәге роле  турында сөйләде. Х.Ш.Хәкимов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында депутат корпусы оешу һәм сайлаулар үткәрү турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International