Чирмешән районы электр элемтәсе участогы һәм район почта элемтәсе участогы хезмәт коллективларының җыелышы

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Чирмешән районы электр элемтәсе участогы һәм район почта элемтәсе участогының йомгаклау җыелышында район башкарма комитетының иктисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин, коллектив җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Бүген районның 28 авылында санлы һәм кәрәзле элемтәнең 13 база станциясе бар. Барлыгы районда 3614 телефон номеры эшли, 2015 елда 31 номер тоташтырылган.

Широкополосный Интернетка 372 абонент тоташтырылган. IP-TB санлы телевидениедан 1753 абонент файдалана, бу райондагы йортларның 24,5%, үткән елда 251 абонент тоташкан.

План нигезендә элемтә линияләренә капиталь ремонт үткәрелгән.

Шулай ук план нигезендә элемтә линияләрендә агымдагы ремонт эшләре дә башкарылган.

Бүгенге көндә "Летай" кәрәзле элемтә сигналлары районның 65% тота, үткән ел 870 сим-карта сатылган.

Участокта 34 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 18587 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International