Чирмешән муниципаль районы делегатлары Мәскәүдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең XV Съезды эшендә катнашты

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

5-6 февральдә Мәскәүдә "БЕРДӘМ РОССИЯ" Партиясенең XV Съезды булды. Съезд эшендә Татарстан делегатлары да катнашты.  Съездда Чирмешән муниципаль раоны вәкилләре "Бердәм Россия" париясенең Чирмешән җирле бүлегенең Ульяновка башлангыч бүлекчәсе секретаре Самат Шәмсетдинов һәм "Бердәм Россия" партиясенең Генераль советы члены, "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлегенең Лашман башлангыч бүлекчәсе секретаре Рәвкать Фәттаховлар катнашты. 

Съездның беренче көнендә делегатлар ун дискуссияле мәйданчыкта эшләгәннәр, мәгариф, сәламәтлек, авыл хуҗалыгы, мәдәният, транспортны үстерү хакында фикер алышканнар.

Икенче көнне "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясе рәисе Дмитрий Медведевь катнашында Пленар утырыш булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International