Январь ахырында "Строитель" ҖЧҖ Ивашкино авылындагы "Солнышко" балалар бакчасын тышларга кереште. Бүген биредә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара, эшчеләр тиз һәм яхшы эшлиләр. Болай булгач, бакча тагын да җылыныр.
"Строитель" ҖЧҖ эшчеләре Әккәрәй авылы янгын депосында да капиталь ремонт эшләре алып бара. Биредә байтак эш башкарылды, төзүчеләр бинаны тышлап җылыттылар, түбәне ремонтладылар, җылылык системасын яңартып, казаннарны алмаштырдылар, канализация ясадылар, өлешчә тәрәзәләр яңартылды, яңа капка куелды, эчке бизәкләү эшләре дәвам итә.