Чирмешән муниципаль районының барлык мәктәпләрендә дә парламент дәресләре үтте. Парламент дәресенең темасы "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт."
Парламент дәресе Чирмешән муниципаль районы җирле үзидарә органнары депутатлары катнашында үтте. Депутатлар укучылар белән федераль, төбәк һәм җирле власть органнарының эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Укучылар депутатларга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Дәресләр кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.