2016 елның 10 февралендә район үзәк больницасы педиаторы С.Әбдрәшитова икенче Чирмешән мәктәбе ата-аналары белән очрашып "Суицид - медицина күзлегеннән караш, балигъ булмаганнар арасында суицид" темасына сөйләштеләр. 2014 елда районда яшүсмернең үз-үзенә кул салырга теләве теркәлде.
Очрашуда 42 ата-ана, мәктәп директоры М.В.Юрина, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары И.Г.Миргалимов катнашты. Очрашуда үз-үзеңә кул салу теләге туу, аның билгеләре, ата-аналар тарафуннан аны кисәтү хакындагы сораулар турында фикер алыштылар.
С.Әбдрәшитова үзенең чыгышын йомгаклап, яшүсмергә тормышта кирәкле кеше булуын, аны яратуыгызны аңлатырга кирәклеген әйтте. Күп нәрсә ата-анадан тора.