Ут белән шаярырга ярамый

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның январенда Әлки һәм Балык Бистәсе районнарында ике янгын булды.

24 январь көнне Балык Бистәсе районы Сорочьи Горы авылында Сәетов И.Р.ның мунчасын һәм гаражын янгын тулысынча юк итә. Янгынның сәбәбе -  мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең бозылуы. Юллар кардан чистартылмау янгынны сүндерүдә комачаулый. Су башнясы җәй көне генә су алу өчен җайлаштырылан була. Камага төшү юлы бар, тик анда туңмый торган бәке юк,

Ике көннән янгын Әлки районы Әлки эшчеләр поселогында ШЭ Николаев В.Н.ның 240 квадрат метрлы складын юк итә. Бу янгынның сәбәбе дә - мич белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү. Биредә дә юллар кардан чистартылмаган, су алырга урын юк. Болар янгынны сүндерүдә каршылыклар китереп чыгара.

Әлеге ике авыл җирлеге җитәкчесенә карата да  административ хокук бозу буенча эш кузгатылган.

Янгын белән бәйле бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен ТР буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе министрлыгы  авыл һәм шәһәр җитәкчеләрен кисәтә:

-елның теләсә кайсы вакытында биналарга керү юлларын төзек тотарга;

-су башняларының һәм янгын гидрантларының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә, кыш айларында кардан, боздан чистартып торырга;

-юлларны үз вактында кардан һәм боздан чистартырга;

-янгын техникаларына су чыганакларына каршылыксыз үтәрлек юл булдырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International