Чирмешәнлеләр хәрби бурычларын намус белән үти

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Чит җирдә  тугыз ел һәм 51 көн дәвам иткән аяусыз көрәш күпләргә кайгы һәм азап алып килде. Ерак Әфган җирендә дә совет сугышчылары батырлык, чыдамлык үрнәкләре күрсәтте. Без Әфган сугышын онытырга тиеш түгел. Анда күпсе яшь кешенең гомере өзелде. Бу сугышны анда сугышканнар, үлем белән күзгә-күз очрашканнар онытмый.

1979 елның 27 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр Әфган сугышы аша 40нчы армиянең 620 мең сугышчысы үтте.

2001 елда беренче тапкыр совет гакәрләре чикле контингентының тулы югалтуы аталды -13833 кеше.

Бу сугышта Чирмешән районыннан 88 кеше катнашкан. 19сы совет гаскәрләре чыгарылганнан соң вафат булган, берсе - сугыш инвалиды, 11се орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Кызыл Йолдыз ордены белән: Сәгыйров Рәмил Назыйм улы; "Сугышчан хезмәте  өчен" медале: Ивлев Юрий Николаевич, Мөхибуллин Ринат Габдулла улы, Семаев Николай Васильевич, Терентьев Константин Степанович, Чирков Александр Николаевич, Дәүләтшин Вил Якуп улы; "Батырлык өчен" медале: Борисов Александар Федорович, Габдуллин Әхәт Юныс улы, Шәйдуллин Фаик Нәгыймулла улы, Хөсәенов Әсхәт Мәхмүт улы.

Чечен республикасындагы бәрелешләрдә дә 119 якташыбыз катнашты.  Өлкән сержант Супонинский Александр Анатольевич сугыш кырында батырлык үрнәкләре күрсәткән өчен Россия Герое исеме бирелде. 13 кеше хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Батырлык ордены белән: Ногманов Илдар Муса улы (үлгәннән соң), Шакирҗанов Фәргать Әбелгата улы (үлгәннән соң), Җаббаров Илсур Исмәгыйльулы (үлгәннән соң), Моисеев Илдар Нургали улы; II дәрәҗә "Хәрби батырлык " медале: Дорофеев Дмитрий Иванович; "Батырлык өчен" медале: Җиһаншин Әкъдәс Габдрахман улы, Хәбибуллин Хәлим Рәҗәп улы;  Суворов медале: Евдокимов Николай Николаевич, Семайкин Михаил Николаевич, Герасимов Сергей Николаевич; Жуков медале: Микушов Николай Леонидович.

Әфган ветераннарына, барлак сугышчы-интернационалистларга ныклы исәнлек, озын гомер, рух күтәренкелеге, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International