Татарстанда мәктәп һәм башка белем бирү оешмалары биналарында Россия дәүләт флагы белән беррәттән республиканың дәүләт флагы да эленергә тиеш булачагы турында документлар тикшерелә.
Хәзерге вакытта, федераль закон буенча, белем бирү оешмаларында Россия Федерациясенең дәүләт флагы гел эленеп торырга тиеш. Республика законы Татарстан дәүләт флагына кагылышлы шундый ук норманы ныгыта.
"Татар-информ"