Якшәмбе көнне (14 февральдә) район халкы "Татарстан чаңгы юлы - 2016" ярышларында катнашачак.
Чаңгы юлын "Сабантуй" стадионында ясыйлар. Яшь төркеменә карап дистанция 1 километрдан 5 километрга кадәр. VIP ярышларда ир-атлар - 5, хатын-кызлар 3 километр йөгерергә тиеш. Ата-аналарны 12 яшькәчә бала белән гаилә эстафетасына чакыралар.
Ярышка старт 10 сәгатьтә бирелә. Катнашучыларны 8 сәгатьтә терки башлыйлар.