1 февральдән 8 февральгә кадәр "Ел укытучысы - 2016" конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурста катнашырга теләк белдереп 21 мәктәптән 21 укытучыдан заявка кергән. Бу конкурста тәҗрибәле педагоглар белән бергә, югары уку йортын тәмамлап әле бу уку елында гына эшли башлаган яшь укытучылар да көч сынашты.
Конкурс өч этапта үтте. Өч этапның нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- Күтәмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миронова Елена Владимировна абсолют җиңүче булды. Аңа Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы һәм 25 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
- "Табигый фәннәр циклы укытучысы" номинациясендә Әккәрәй мәктәбенең география укытучысы Калмыкова Людмила Александровна җиңүче дип табылды (2 урын).
- "Педагогик дебюд" номинациясендә Бәркәтә мәктәбенең тарих укытучысы Шарапова Айгөл Ралиф кызы җиңүче булды (3урын).
- "Гуманитар фәннәр циклы укытучысы" номинациясендә Иске Үтәмеш мәктәбенең инглиз теле укытучысы Сиямкина Екатерина Александровна җиңде.
- "Ветеран укытучы" номинациясендә Лашман мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Галимова Резеда Закир кызы җиңүче булды.
Номинация буенча җиңүчеләргә Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы һәм 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды.
"Ел укытучысы - 2016" Бөтенроссия конкурсының зон этабында безнең районның данын өч укытучы яклаячак:
- Абсолют җиңүче Күтәмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миронова Елена Владимировна.
- "Табигый фәннәр циклы укытучысы" номинациясендә җиңүче Әккәрәй мәктәбенең география укытучысы Калмыкова Людмила Александровна.
- "Педагогик дебюд" номинациясендә җиңүче Бәркәтә мәктәбенең тарих укытучысы Шарапова Айгөл Ралиф кызы.
"Ел укытучысы - 2016" Бөтенроссия конкурсының зон этабы 15-16 февральдә Зәйдә үтә. Аларга ачык дәрес бирергә һәм мастер-класс күрсәтергә туры киләчәк. Педагогларыбызга уңышлар телибез!