Волейбол буенча 2015-2016 еллар район чемпионаты дәвам итә

2016 елның 13 феврале, шимбә

Волейбол буенча район ярышларының кызган чагы. Ир-егетләр арасында чемпион исеме өчен Ивашкино, Яңа Кади, Ульяновка, Бәркәтә авыл җирлекләре көрәшә.  Район үзәге оешмалары арасында Чирмешән авыл җирлеге,  электриклар, полиция хезмәткәрләре, укытучылар җыелма командасы. Ир-атлар арасында финал уеннары 23 февральгә билгеләнде.

Шешминка, Мордва-Афонькәсе, Яңа Элмәле, Ивашкино авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары уйнаячак.  Район үзәге оешмалары арасында чемпион исеме өчен  мәгариф бүлеге, Район Советы, башкарма комитеты һәм пенсия фонды җыелма командасы, шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәләр фолейболчылары ярышачак.

Беренче урынны алган команда - 15 мең, икенчеләр - 10 мең, өченче урындагылар 5 мең сум алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International