Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының беренче корпусында капиталь ремонт бара.
Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага мунчаны тәртипкә китергәннәр: аны сүтеп җыйганнар, сайдинг белән тышлаганнар, ишек-тәрәзәләрен алмаштырганнар. Хәзер мунча гадәти режимда эшли.
Ә хәзер беренче корпуста капиталь ремонт бара. Стеналарны тигезләп буялганнар, яңа сантехника урнаштырылган. Эш дәвам итә.