Элемтәләрне тоташтыручы җепләр

2016 елның 13 феврале, шимбә

Туган як тарихы музеенда "Элемтәләрне тоташтыручы җепләр" исемле күргәзмә эшли башлады.  Анда 1935 елдан 1990 елга кадәр чыгарылган 80ләп экспонат урын алган.  Күргәзмәдә стационар, кәрәзле телефоннар, магнитофоннар, телевизорлар күрергә була. Экспонатларны Чирмешән РЭЭУ тәкъдим итте,  шулай ук музей хезмәткәрләре һәм район халкы да китерде. Вадим Митрюхин 16лап экспонат  бирде. Күргәзмә 2016 елның 1 мартына кадәр эшли.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International