Атналык киңәшмә

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның 15 февралендә Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин районның оешма, предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.  Агропромышленность өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен,  районның дәүләт ветеринария берләшмәсе өлкән ветеринария врач-эпизоотологы Рафик Габдулла улы Дәүләтшин Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Киңәшмәдә катнашучыларны  райондагы оператив хәл белән, спорт өлкәсендәге яңалыклар, салым җыю,  торак  коммуналь хуҗалыгына булган бурычлар белән таныштырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International