2016 елның 12 февралендә, Утыз Имән авыл мәдәният йортында "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе чара үткәрде. "Дога - тәрбия нигезе" исемле чара авылның актив хатын-кызларын - хуҗабикәләрне, мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләрен, олы буын кешеләрен һәм яшьләрне җыйды.
Матди һәм рухи байлыкларны олылау ул - милләткә һәм халкына хөрмәт дигән сүз. Һәр милләтнең, җәмгыятьнең яшәеше һәм үсешенең үз алымнары, гореф-гадәтләре, үзенчәлеге бар.
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Утыз Имән бүлекчәсен Әлфия Вәлиуллина җитәкли, биредә барлыгы 19 кеше. Оешманың төп максаты - милли йолаларыны, гореф-гадәтләрне кире кайтару һәм пропагандалау.