Чирмешән муниципаль районында Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу - 2016ны үткәрүгә әзерлек бара

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда моңа әзерлек үткән ел ук башланды.

-Исәпкә алыначак объектлар исемлеге төзелгән, бу мәгълүматларга төгәллекләр кертелә. Болар - авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси хуҗалыклар. Бу эшкә белгечләр җәлеп ителәчәк, беренче чиратта исәпкә алучылар һәм инструкторлар, - ди  районда авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерлек һәм үткәрү буенча  вәкил Әсхәт Гарифуллин.

Планлы эшне оештыру максатында (Чирмешәндә, Яңа Элмәледә, Югары Кәминкәдә) инструкторлык һәм исәпкә алу участоклары оештырылган.

Исәпкә алу вакытында мәгълүматлар электрон формада тупланачак, исәпкә алучылар планшетлар белән тәэмин ителәчәк. Исәпкә алу кампаниесендә катнашучылар барысы да укытылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International