"Шигъриять батырлыгы һәм батырлык шигърияте"

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Чирмешән балалар китапханәсендә татар шагыйре - герой Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде. Чарада Чирмешән кадет-интернат мәктәбенең 6 класс укучылары катнашты. Балаларга  шагырьнең  тормыш юлы, иҗаты турында слайд-әңгәмә тәкъдим ителде. Кадетлар чара барышында Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, аудио язмада тыңладылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International