Аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча “Аммоний” комплексы Менделеевскида проект куәтенә эшли башлады
“Аммоний” проектнын гамәлгә ашырганда, бик аз вакытка гына тоткарлык та зур чыгымнарга китерә ала иде. Иң мөһиме – без аны тиешле вакытка өлгерттек, югалтуларга дучар булмадык.
Бүген ТР Хөкүмәте бинасында үткәрелгән брифингта “Аммоний” АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиков шул хакта белдерде.
Искәртеп үтик: аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча “Аммоний” комплексы Менделеевскида проект куәтенә эшли башлады. 12 февраль кич анны, Чаллы шәһәреннән торып, Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләтеп җибәрде.
Шул рәвешле, консорциум заводның төп технологик линияләрен төзүне тәэмин итә. Шартнамә EPC шартларында (“эшләп бетерелгәнче”) төзелә. Шуннан соң ярты ел вакыт фондлаштыруны ачуга сарыф ителә. 2011 елның августында проект гамәлгә ашырыла башлый. Шартнамә төзелеп, нәкъ 42 ай вакыт узганнан соң, комплексны төзү эшләре төгәлләнә.
Директорлар советы рәисе сүзләренчә, аммиак җитештерү – технологик яктан катлаулы процесс. Әлеге проект исә кеше хезмәтен таләп итми торган югары технологияләрдән файдалануны, җитештерү процессының автоматлаштырылган булуын күз уңында тота. Сайлап алынган технология экологик, эргономик һәм файдалы. Җитештерү барышында бүленеп чыккан СО2 калдыклары тулысынча утильләштерелә. Бөтен дөньяда моңа охшаш заводларның саны күп түгел, аларның берсе Малайзиянең Пинанг шәһәрендә гамәлдә, дип билгеләп үтте ул.
Продукция җитештерүне, валюта тирбәнешләренә бәйле рәвештә, елына 20 млрд сумга җиткерү күздә тотыла. Бүген төп бурыч – кредитларны бирү, чөнки завод заем акчаларына корылган, һәм хәзер хезмәт коллективы бөтен көчен куеп эшләргә җыена
“Бу чын мәгънәсендә алга киткән проект булды. Чит илләрнең эре компанияләре безгә ышанды һәм ялгышмады. Алар белән үзара ышанычка корылган мөнәсәбәтләр урнашуы бик мөһим”, – диде Р.Ханбиков. Бу уңайдан хакимият һәм бизнес багланышларының җайга салынган булуы аеруча зур роль уйнаган.
Продукция чыгаруның фаразлана торган еллык күләме – 717 мең тонна аммиак, шул кадәр үк карбамид, 233 мең тонна метанол, 300 мең тонна чамасы аммиак селитрасы, диде Р. Ханбиков.
"Татар-Информ"