Чирмешәнлеләрне февральдә өч көн ял көтә

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Оешма һәм предприятие хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм сациаль яклау Министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 матдәсе нигезендә 23 февраль - Ватан сакчысы көне эшләми торган  бәйрәм көне.

Ял, эшләми торган бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалану максатында, "2016 елда ял көннәрен күчерү турында" Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән шимбә 20 февраль ял көне  дүшәмбе 22 февральгә күчерелә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 матдәсе  нигезендә 20 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Шулай булгач, 2016 елда, биш көнлек эш атнасы булган очракта, 21,22 һәм 23 февраль көннәре ял була. 20 февральдә кыскартылган эш көне.

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International