Бүген, 2016 елның 16 февралендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе чираттагы утырышын үткәрде.
Әлеге чарада оешма әгъзалары армиядә хезмәт итүче 22 якташыбызга, Ватан сакчысы көне белән котлап, открыткалар язганнар.
Татар авылларында эшләп килүче "Ак калфак" оемаларының эшчәнлеге турында фикер алышканнар. Бу чаралар Түбән Чегодай, Бәркәтә, Кармыш, Югары Кәминкә, Лашман, Туймәт, Якты Тау авылларындагы бүлекчәләрдә үткән.