Традиция буенча, 15 февраль көнне Әфганчы-интернационалист сугышчыларны район үзәгенә дәшеп кунак иттеләр.
Әфган сугышында 88 райондашыбыз катнашкан, бүген 73се ТР Хәрби комиссариатының район бүлегендә исәптә тора.
Әфганчы якташларыбыз Җиңү паркына митингка җыелып, сугыш кырында һәлак булган иптәшләрен, соңрак, тыныч тормышта арабыздан киткән якташларны да искә алдылар, хәрби пехота машинасы түренә венок салдылар.
Әфганстанда тугыз елдан артык дәвам иткән сугыш безнең ил халкына да күп кайгы, хәсрәт алып килде. Совет гаскәрләре әлеге илдән чыгарылуга 27 ел вакыт үтте, әмма андагы югалтулар хакында онытырга ярамый.
Кадрия Гамирова.