"Ел укытучысы - 2016" һөнәри осталык конкурсының зона этабы
15 февральдә, Зәй шәһәрендә "Ел укытучысы - 2016" һөнәри осталык конкурсының зона этабы үтте.
Конкурсның бу этабында безнең районнан абсолют җиңүче, Күтәмә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миронова Елена Владимировна, "Табигый фәннәр укытучысы" номинациясендә җиңүче, Әккәрәй мәктәбенең география укытучысы Калмыкова Людмила Александровна, "Педагогик дебют" номинациясе җиңүчесе, Бәркәтә мәктәбенең тарих укытучысы Шарапова Айгөл Ралиф кызы катнаштылар.
Конкурс ике турдан тора. Беренче турда укытучылар 25 минутлык дәрес күрсәткәннәр һәм үз дәресләренә анализ ясаганнар. Икенче турда мастер-класс формасында укыту процессын оештыруны презентацияләгәннәр.
Безнең укытучыларыбызның чыгышлары катнашучыларда кызыксыну уяткан. Без якташларыбыз Казанда булачак конкурсның финалына үтәрләр дип өметләнәбез.