2016 елның 16 февралендә Иске Сережкино авылында яшәүче Илюхина Александра Григорьевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .
Александра Григорьевна безнең яшь буынга үрнәк: үз авылының активисты, гомере буе колхозда эшләгән. Аның хезмәт юлы 1940 елда ук башланган.
2004 елда Александра Григорьевна сәламәтлеге начарлану сәбәпле эштән туктый. Аның хезмәт стажы - 64 ел. Хәзерге вакытта Александра Григорьевнаны hәм аның 1948 елгы кызын улы Михаил Петрович карый. Михаил Петрович - үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотрында актив катнаша, аккомпаниатор, баянда уйнаучыый
Александра Григорьевнаны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, туганнары һәм Сережкино авыл клубы хезмәткәрләре килгән.
Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын ирештерде, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләк тапшырды һәм аның котлауларын җиткерде. Авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җыр бүләк иттеләр.